Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1954 елда туган ир-ат һәм 1940, 1943, 1946 һәм 1957 елларда туган дүрт хатын-кыз ковид корбаны булган. Пандемия башланганнан бирле, республикада 1561 кеше үлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус йоктыруның бер тәүлектә яңа очраклары арту буенча антирекорд куелган.