Янгын сүндерү буенча өйрәнүләр вакытында Минзәлә мәктәбеннән 315 кеше эвакуацияләнгән
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Өйрәнүләр барышында Минзәлә мәктәбеннән 315 кешене эвакуацияләгәннәр. Бүген иртәнге тугызда Минзәләнең Карл Маркс урамында урнашкан 1 нче санлы мәктәбендә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узган. Нәтиҗәдә мәктәп бинасыннан 315 укучы һәм укытучы эвакуацияләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.