Юлай Шамилоглы: Инкыйлабка кадәрге татар мирасын укый алырлык белгечләр әзерләү зарур
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглы фикеренчә, гарәп графикасында революциягә кадәр язылган татар халкы мирасын укый алырлык белгечләр мәктәбен булдырырга кирәк. «ТР Фәннәр Академиясе юбилеенда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гарәп графикасындагы татар мирасын компьютер укып бирер, аларны кирил графикасына күчерерләр, дигән иде. Компьютер хата белән күчерә, аңлашылмаган урыннары да була. Читать дальше...