(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. Иртәнге 8.00 дә сайлау участоклары ачылды. «Тавыш бирү көннәре ачык, сыйфатлы узарга тиеш», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә. «Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыгы — барысы да тулы, актив әзерлектә. Сайлау кампаниясенең ничек узуы барысыннан да тора. Читать дальше...