Чаллыда Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар
(Чаллы, 2 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Фоатова). Чаллыда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сугыш ветераннары Равил Нуриәхмәтов һәм Мифтах Нуртдиновка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. Мифтах Әнсәп улы Нуретдинов 1943 елда фронтка алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә ул фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Читать дальше...