Федор Бондарчук Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Кинорежиссер Федор Бондарчук татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмобка кушылды. Актерлар Евгений Миронов һәм Сергей Безруков белән бергә алар «Шүрәле» поэмасыннан чираттагы өзекне укыды. Видеоны Instagram битендә Татарстан Президенты куйды. Рөстәм Миңнеханов шагыйрьнең 135 еллыгына багышланган флешмобны башлап җибәргән иде, ул 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк. Акциягә Беренче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм Сергей Безруков та кушылды. Читать дальше...