«Безгә ярдәм кирәк!» — Илсөя Бәдретдинованың Башкортстан концертлары күчерелә
Илсөя Бәдретдинованың апрель аенда Башкортстан районнарында булачак концертлары ноябрь һәм декабрь аена күчерелә. «Мин килергә әзер! Сез дә билетлар алгансыз! Электр уты да бар! Дөньялар үзгәрде», — дип яза җырчы инстаграмда. Илсөя Бәдретдинова тамашачылардан гафу үтенгән. «Без чынлап та хөрмәт итеп, яратып, очрашулар өмет итеп калабыз! Концертларны көзгә кучереп карыйбыз… Кертерләрме-юкмы, билгесез…» — ди ул. Җырчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәдәният министры Ирада Әюповага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Читать дальше...