Дания Заһидуллина: Туган тел дәреслекләре баланы татар мәдәниятенә якынайтып төзелде
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина туган тел дәреслекләренең беренче тапкыр этнокультурология принцибы буенча төзелгәнен әйтте. Галим сүзләренчә, этно-культурология принцибы татар телен, әдәбиятын укытканда балаларны татар тарихына, мәдәниятенә якынайтуны аңлата. Совет чоры дәреслекләрендә күпчелек мисаллар, күнегүләр, өзекләр хезмәт тәрбиясе белән бәйле булган. Хәзер игътибарны рухи дөньяга юнәлдерәләр. «Безнең тәҗрибә зур кызыксыну уятты. Читать дальше...