Чаллыда яшәүче ир-ат элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан
Чаллы шәһәрендә бүген көндезге өчләр тирәсендә коточкыч җинаять була. Бу турыда « Татар-информ » агентлыгына Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Җинаять көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектындагы «Сити Молл» сәүдә үзәге янында була. Чаллыда яшәүче кеше бер ир-атка этен оскырта. Ул моның белән генә чикләнеп калмый, көндәшен балта белән чабып үтерә. Соңрак ачыкланганча, җинаятьче ир-ат мәрхүм егетне үзенең элеккеге хатынына көнли. Соңгы вакытта аның хатыны шушы егет белән яшәгән булган. Читать дальше...