Татарстан мөфтие Әлмәт ярыммарафонында иң озын дистанциядә йөгерде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафоны узды. Россиякүләм ярышларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң озын дистанцияне — 21,1 км араны сайлады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Йөгерештә Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, мөселманнар командасы катнашты. «Бу йөгерешне яраткан республикама багышлыйм», - дип язды мөфти инстаграмдагы үзенең рәсми @kamilhazrat битендә. Ул 8 августта Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны ... Читать дальше...