Другие новости Канаша и Чувашии на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Яшьлеген сугыш урлаган

Еллар уза. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел. Шушы еллар авырлыгын ялгыз күтәргән, чәчәк атарга да өлгермәгән беренче мәхәббәтләрен саф һәм пакъ килеш саклаган сугыш чоры кызлары зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Алар тормышның бәясен, яшәүнең, кешенең кадерен беләләр.

Шуларның берсе Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Ивановна Апачева.

Ольга 1919 елның 15 февралендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ике яшь тулганда әтиләре көчле авырудан үлеп китә. Әнисе ике бала белән тол кала.

Бөек Ватан сугышы башланганда  Ольгага 22 генә яшь була әле. Сугыш башланганын Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәрендә ишетә. Аны анда торф чыгарырга җибәргән булалар.  Яшь, чибәр кыз сугышның беренче көннәрендә үк сөйгән ярын фронтка озата. Арада саф мәхәббәт җепләрен ялгаган сәлам хатлары гына йөри. Әмма ике яшь йөрәккә бергә булырга язмаган, егете яу кырында ятып кала. Ольга гомере буе сөйгән ярына тугрылык саклап, башкаларга күз салмый. Гаиләсез, тыңлаучан кызны төрле авыр эшләргә җибәрәләр. Окоп казырга да, ат җигеп агач  та, Канаш шәһәрендәге элеваторга ашлык, ягулык-майлау материаллары да ташый. Үзе шикелле ике-өч кыз  белән 100-120 килолы капчыкларны вагоннарга төяргә дә туры килә аңа.  Тәмам хәлдән тайсалар да, аз гына буш вакыт булдымы, фронтка оек, бияләй бәйлиләр.

Ольганың бертуган абыйсы Меркурийны да 1942 елда фронтка алалар. 1943 елда Псков шәһәре тирәсендә барган сугышларда хәбәрсез югала ул. Авыр хезмәттән бушаган арада Ольга дәдәсенең ике баласын тәрбияләргә булыша. Әтиләре  сугышка киткәндә Николайга  бер яшь,  Мариягә өч яшьләр чамасы була. Николай үсеп җиткәнче гаиләдә ир-ат булмый, барлык ир-ат эшләрен дә хатын-кызларга башкарырга туры килә.

- Сугыш чоры газапларын әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Андый тормышны башка берәүгә дә күрергә язмасын инде, -  ди Ольга әби.

Сугыштан соңгы елларда, колхоз эшләре җиңеләйгәч, Волга буйларына урман кисәргә җибәрәләр. Мари өлкәсенең Звенигово якларында урман кискәндә ул авырып китә. Туган авылына үлгән дигән  ялган хәбәр ишетелә. Операция ясаганнан соң,  4 айлап урын өстендә ята Ольга түти. Тазарып аякка басканнан соң туган ягына кайта.

“Шуңа да 97 яшькә җиттем ахрысы. Элегрәк хезмәт көненә эшләдем, соңрак хезмәт хакын акчалата түли башладылар. Авырлыкларга карамастан, тормышымнан зарланмадым. Иптәшләрем, хезмәттәшләрем арасында дан-хөрмәткә ирештем”, – дип үткән гомерен искә ала  Ольга әби.

– Ул гомере буе Ходайга ышанып, дин кануннарын үтәп яшәде. 97 яше тулуга карамастан, хәзер дә пост тота. Беркайчан да дару кулланганы булмады, җәй айларында үзе дару үләннәре җыя, авырып китсә, шулардан төнәтмәләр кайнатып эчә. Аның һәр авыруга дәва булырлык төрле үләннәре бар. Мунча керергә дә ярата. Ул безнең белән төп нигездә яши, – диде дәдәсенең улы Николай Апачев.

Ольга түти энесе Николай гаиләсенең дә ныклы терәге була. Балаларны үстерешергә ярдәм итә, йорт эшләрендә булыша. Балалар да аны яратып, хөрмәт итеп: “Әби – өйнең тоткасы ул”, -  диләр.

 - Үзләре бала табып үстергән кешеләр дә минем кебек бәхетле яшәмидер. Тормышка чыкмасам да, гомерем балалы гаиләдә, аларның шат авазларын ишетеп, туганнарымның ярдәмен, ихтирамын тоеп узды. Энем Николай да, киленебез Александра да, аларның балалары да миңа гомер буена бер авыр сүз әйтмәде, тату яшибез. Шундый хөрмәттә яшәвем өчен аларга рәхмәтлемен. Ходай үзләренә озын гомерләр бирсен, сәламәтлекләреннән аермасын иде,–дип тели Ольга әби.

СССР Югары Советы Президиумының 1946 ел, 20 октябрь Указы белән, “Данлы хезмәт өчен” медале белән  бүләклиләр. Шулай ук юбилей медальләре дә күп Ольга Ивановнаның.  Татарстан хөкүмәте дә, хезмәтләрен югары бәяләп, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкли.

Каһәр сугыш яшьлек хыялларының күбесен челпәрәмә китереп ваткан, алдагы бәхетенең олы бер кисәген урлап калган. Тик Ольга Ивановна кебек кешеләр тормышларында яңа мәгънә, ныклы юл таба белгәннәр. Аларның тормышлары хәзерге буынга күркәм үрнәк булырлык.

                                                                                                       Ольга Шупшина,

 Хуҗа Хәсән авылы китапханәчесе

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Канаша — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Канаша или других населённых пунктов Чувашии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Канаше можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Канаше и Чувашии






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Канаша и Чувашии. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Канаша — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Чувашии




Путин в Чувашии

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Чувашии


Частные объявления в Канаше, в Чувашии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net