Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Калининградтан 96 яшьлек хәзрәт киләчәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 3-5 июнь көннәрендә Казанда үтәчәк XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучы делегатларның иң өлкәненә — 96, ә иң яшенә 19 яшь. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, иң өлкән хәзрәт Хәким Биктеевка март аенда 96 яшь тулган. «Ул — Калининград өлкәсендәге барлык мөселманнарның аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны. Хәким хәзрәт бу чараны бик көтеп алды. Казанга килү өчен, хәтта берничә ай алдан ук коронавирустан вакцина да ясатып куйды», — дип сөйләде ул. Татар дин әһелләре форумында катнашучы икенче өлкән делегат — Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы — Харис хәзрәт Салихҗан. Ул 1927 елда туган. Форумда катнашучы иң яшь ике делегатка 19 яшь, алар Мәскәүдән һәм Рязань өлкәсеннән килә.