Биш бала бензин иснәгәндә янган
Балаларга 10-13 яшь була.
Красноярск крае балалары юл астындагы бетон торбага качып токсик исереклек алу өчен бензин пары исниләр. Кинәттән балаларның синтетик киеменә ут каба. Нәтиҗәдә 11 яшьлек малай үлә, 2002 һәм 2004 елгы ике бала 80-90 процент пешә. Ике бала вакыйга урыныннан кача. Балаларның һәммәсе имин гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Һәлак булган малай Иркутск өлкәсеннән кунакка килгән булган.