Казан 5 көндә 65 мең туристны кабул иткән
Яңа ел каникулларында 5 көн эчендә генә дә Казанга 65 мең турист килгән. Тверь, Химки, хәтта Красноярскидан туристлар бар. Аларны күбрәк Казан Кремле кызыксындыра. Шулай ук туристларга башка күп төрле программалар да тәкъдим ителә. Ә кунакханәдә бер көн тору 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр төшә икән. фото: http://www.kazan.aif.ru/society/kazanskiy_kreml_za_pyat_dney_posetili_bolee_65_tysyach_turistov