Добавить новость
Другие новости Гала и Абхазии на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Күңелләрдә якты балкыш яши әле...

Шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика зона фестивале гөрләп үтте. Ун районнан җыелган үзешчән сәхнә ветераннарының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу зур концерты (иртәнге 9дан кичкә кадәр мәдәният сарае диварларында музыка, җыр тынып тормады) күңелле бер вакыйга булды. Ни әйтсәң дә, безнең халык талантларга бай.
Беренче һәм икенче сайлап алу турларында районыбыз сәхнәләрендә 1013 ветеран катнашты. Ул концертларга әзерләнүләр, сәхнәдә чыгыш ясаулар авылларга үзенә бертөрле җанлылык өстәде, өлкәннәребез тормышына ямь кертте. Зона фестиваленә иң-иңнәре сайлап алынган иде. Алдан ук әйтеп куясы килә: сәхнәдә дистәләгән үзешчәннәр (безнең районнан гына да 65 кеше чыгыш ясады) чыгыш ясаса да, искиткеч тәртип, оешканлык хөкем сөрде. Фестиваль концертын оештыручыларның осталыгы, әлеге чарага җитди карауларыннан килгәндер бу.
 
Безнең районнан зона бәйгесенә унбер номер сайлап алынган иде. Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем һәр номерны сөенеп, горурланып карадым. Газетада күп еллар мәдәният темасын алып бардым. Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә апа җырлагандай, мин бүген сәхнәдә чыгыш ясаучы ветеран үзешчәннәребезнең «алма кебек яшь чакларын» да беләм. Талант бар икән, ул елларга баш бирми, тоныкланмый. Иске Дөреш авылыннан Гыйздулла Вәлиуллинның Мостафа Ногман сүзләренә Рөстәм Яхин язган «Каеннар шаулый» җырын зал тын да алмый тыңлады. Кнәз мәдәният йортына яшьләр генә түгел, ветераннар да яратып йөри. Кем әйтмешли, анда «үз кешеләр» алар. Сергей Захматов җитәкчелегендәге хор Виктор Величкин сүзләренә Анатолий Воронин язган «Ветераннар гимны»н алып килгән иде. Әлеге коллектив үзешчәннәре урып-җыю вакытында, агитбригада оештырып, кыр станнарыннан кайтып кермәде. Элекке еллардан сакланып калган матур традиция бу. Табыннарыбызны ипекәйле итүчеләргә ихлас рәхмәт билгесе. Бүген дә оста башкарулары, матур җырлары белән сөендерделәр.
 
Ветераннарның «Балкыш» фестиваленең тансык үзешчәне Рәшидә апа Мирсәетованы сәхнәдә күргән саен шатланам мин. Аны күп еллардан беләм, спектакльләрдә уйнаган, көр тавыш белән җырлаган чаклары исемдә. Быел район сайлап алу туры сәхнәсендә күргәч, хәйраннар калдым: һаман җырлый, һаман шук күңелле икән. Сугыш елларында үсмер кыз – тракторда, аннары гомере буе терлекчелектә эшләгән, «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры 87 яшьлек Рәшидә апа сәхнәдә шук елмаеп, көр тавыш белән «Алма кебек матур чагым, сиңа кем кирәк тагын...» дип җырлаганда зал аны яратып, елмаеп тыңлады, аннары алкышларга күмде. Кече Шилнәдән Татьяна Иванова гомере буе сәхнәдә – нәфис сүз остасы ул, районда үтә торган бик күп чараларны алып барды. Шигырь сөйли башласа, зал шым була, чөнки ул ышанычлы, тетрәндергеч тавышы белән һәр йөрәккә кагыла, сүзләренә инандыра белә.
 
Күзкәй авылының сәхнә ветераны, җырчы-баянчы Рафис Хәсәнов җитәкләгән «Әллүки» халык фольклор коллективы талантларга бай: гармунчылар ансамбле дә, курайчылары, җырчы-биючеләре дә бар. Бер авылдан зона фестиваленә өч номер сайлап алулары да шуны раслый. Бу юлы шәһәр сәхнәсенә Рафис Хәсәнов белән Ярулла Насыйфуллинның курай белән баян дуэтын, сигез кешелек лирик бию, нәфис сүз алып килгәннәр иде. Иске Абдул ветераннары зона бәйгесенә Мирзаһит Нәҗмиевны җибәргәннәр. Ул татар халык көйләренә попурри башкарды, Сәмәкәй авылыннан Зөһрә Ризванова Ангам Атнабаевның «Бу кешегә ни җитми» шигыре белән уйландырды да, шомландырды да. Бәткенең «Ладушки» халык фольклор ансамбле составы шактый яңарган, бик матур сәхнә киемнәре дә тектергәннәр. Алар алып килгән «Вдовы России» җырын зал тын да алмый тыңлады, аның сүзләре дә фестиваль тематикасына тәңгәл иде. 
 
Безнең район ветераннарының концерты Арби Велидов җитәкчелегендәге, районда гына түгел, республикада танылган «Сударушка» халык фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды. Үзешчән коллектив рус халык җырларын профессиональ югарылыкта башкарды. 
 
Ахырдан жюри рәисе ТРның халык артисты Ш. Әхмәтҗанов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г. Рзаева фестивальнең зона турында катнашкан үзешчән ветераннарга Дипломнар тапшырды.
 
Районыбыздан ике номер – Рәшидә Мирсәетованың җыры һәм «Сударушка» халык фольклор ансамбле чыгышы «Балкыш» фестиваленең Гала-концертына сайлап алынды.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Гала — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Гала или других населённых пунктов Абхазии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Гале можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Гале и Абхазии






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Гала и Абхазии. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Гала — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net