Добавить новость
Другие новости Гала и Абхазии на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


"Татар моңы" яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре ачыкланды

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ", Лилия Локманова).

Кичә Казанда "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында “Татар моңы” VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты булды, һәм иҗади бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Чара башланганчы ук залда алма төшәрлек урын да юк иде. Милли җыр-моң яратучыларның шактые әлеге тамашаны басып карарга мәҗбүр булса да, залдан кире чыгып китүче күренмәде.



Быел татарның мәшһүр  композиторы,  татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тууына - 115 ел. Концертта аның иҗат җимешләре белән башланып китте. Мисалга, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы "Татарика" оркестры "Наемщик" әсәреннән бию өлешен башкарды. Аннары сәхнәгә конкурс лауреатлары һәм дипломантлары барысы да бергә чыгып, "Татар моңы" гимнын башкарды.

Искәртеп үтәбез: конкурсның сайлап алу турлары Казан, Алабуга, Зәй, Уфа, Дүртөйле, Мәскәү, Ташкент һ.б. калаларда уздырылган. Бәйгенең 2-3 нче турлары исә Казанда 23-27 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Катнашучылар өчен бу көннәрдә мастер-класслар оештырылган иде. Шуны да әйтергә кирәк: яшь башкаручылар телевизион конкурсының 3 нче турын “ТНВ” телеканалында туры эфирда күрергә мөмкин иде. Тамашачылар үзләренең күңелләренә хуш килгән башкаручылар өчен тавыш бирә алды. Гала-концертны алып баручылар хәбәр иткәнчә, аларга барлыгы 5,2 мең кеше үзенең тавышларын юллаган.



“Татар моңы-2015” телевизион халыкара конкурсына быел былтыргыдан 2 мәртәбәгә артык - 302 заявка килеп ирешкән. Шуларның 156сы Россия төбәкләреннән булса, 146сы − ТР муниципаль берәмлекләреннән. Сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, II турга катнашучыларның 74е узган, РФ төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре шуларның 30ын тәшкил иткән. Заявкалар Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Чкаловск, Оренбург, Сургут, Түбән Тагил, Төмән, Пермь, Омск, Чиләбе, Курган, Марий Эл, Үзбәкстан, Казакъстан һ.б. төбәкләрдән килгән.

Аерым алганда, чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты, БТК Башкарма комитеты, “ТНВ” телеканалы белән берлектә, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен популярлаштыру, сәләтле яшьләрне барлау, аларның иҗатын үстерү максатыннан оештырыла.



Конкурста татар җырларын башкаручылар (15-35 яшьлекләр) катнаша алуы билгеле. Алар сайлап алу турында татар халык җырын һәм татар композиторлары тарафыннан язылган бер җырны башкарырга тиеш иде. Профессиональ жюри “Ялгыз вокал” (“Сольный вокал”) номинациясендә 15-20 яшьлекләр һәм 21-35 яшьлекләр арасында I-III урыннарны яулаучыларны билгеләде. РФ төбәкләре һәм БДБ илләреннән катнашучыларга исә аерым бәя бирелә. Моннан тыш, “Инструменталь башкару”, “Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр”, “Академик вокал” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук, катнашучылара  Тамашачы мәхәббәте" һәм ТР Мәдәният министрлыгының "Өмет" махсус премияләре тапшырылды.

Беренче урынны яулаган җиңүчеләр исә түбәндәгеләр: "Академик вокал" номинациясендә Руслан Абдрафиков (Казан), "Вокал. Соло" (төбәкләр) - Динар Джусоев (Санкт-Петербург), хатын-кызлар арасында (15-20 яшьлекләр) - Нәфисә Назарова (Башкортстан), хатын-кызлар (21-35 яшьлекләр) - Фәридә Сөнгатова (Казан), ир-егетләр (15-20 яшьлекләр) - Булат Закиров (Казан), ир-егетләр (21-35 яшьлекләр) - Илсур Сабиров (Башкортстан); "Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә - Ирек Гыйләҗев җитәкчелегендәге "Дуслык" инструменталь ансамбле (Казан); "Инструменталь башкару" номинациясендә - Айнур Исламов (Сургут). Бу юлы исә жюри гран-прига лаек җырчыны билгеләргә ашыкмады, ягъни ул юк.



7нче тапкыр уздырылган быелгы конкурста катнашучыларга җырчылар Римма Ибраһимова, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, баянчы Наил Сәгъдиев, дирижер Сәгыйть Хәбибуллин, жюри рәисе Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары Фердинанд Сәлахов бәя биргән. Аларның кайберләре, лауреатлар белән бергәләп, аерым-аерым чыгыш ясады.

Җиңүчеләргә Казанның 40 нчы лицеенда эшләнелгән күн эшләнмәләр, чигелгән сөлгеләр, диплом һәм акчалата премия тапшырылды. Беренче дәрәҗә дипломга ия булучыларга 50 мең сум, икенче урынга 30 мең сум, өченче урынга исә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.


ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова да катнашучыларга махсус бүләк тапшырды. "Татар моңы" конкурсы елдан-ел зурая, киңәя бара. Сәләтле яшьләр бик күп, һәм алар төрле җирләргә сибелеп яши. Мин катнашучыларга уңышлар телим, ә камиллеккә чикләр юк", - диде һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләп, уңышлар теләде.

Гала-концертны тамаша кылырга шәрәфле кунак буларак ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да чакырулы иде.

Татар-информ



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Гала — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Гала или других населённых пунктов Абхазии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Гале можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Гале и Абхазии






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Гала и Абхазии. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Гала — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net