Түбән Камада берничә «Лада» автомобилен урлаган егетләр төркемен тоткарлаганнар
Түбән Камада Россиядә җитештерелгән машиналар урлаучы егетләрне тоткарлаганнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, март-апрель айларында дүрт яшь егет берничә «Лада» автомобилен урлаган. Урланган машиналарны алар запчастьләргә сүткәннәр һәм сатканнар. Шулай ук машиналарның хуҗаларының шәхси әйберләрен дә сатып акча эшләгәннәр.
Җинаять эше ачылган. Егетләр яшәү урыныннан читкә китмәү турында имза куйган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.