Казанда узачак «VK Fest»та FEDUK, OG Buda, JONY һәм башка артистлар чыгыш ясаячак
VK Fest оештыручылары 7 июньдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак фестивальнең яңа катнашучыларын игълан итте. Татарстан башкаласы сәхнәсендә FEDUK, OG Buda, Ева Польна, IOWA, JONY, Слава КПСС, PIZZA, Артур Пирожков, тима ищет свет һәм Baby Cute чыгыш ясаячак.
Шулай ук катнашучылар составында Дима Масленников белән Клава Кока да булачак. Моңарчы оештыручылар артистларның беренче төркемен игълан иткән иде. Алар арасында Татьяна Куртукова, «Сироткин» төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert бар.
Казан 2026 елгы VK Fest фестиваль турының беренче мәйданчыгы булачак. Чара «Казан» гаилә үзәге янында узачак.
Узган елда VK Fest биш шәһәрдә үтте һәм 205 мең кунакны җыйды. Фестиваль шулай ук чыгыш ясаучы артистлар саны буенча Россия рекордлар китабына кертелде: проект мәйданчыкларында 295 башкаручы һәм музыкаль коллектив чыгыш ясады.