Казан Кремле диварларында яңалыклардан торган 480 метрлы йөгерек юл урнаштырылачак
14-16 майда «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын рәсми рәвештә ачу һәм XVII «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында «Дзен» яңалыклар платформасының масштаблы мультимедияле проекты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Казан Кремле диварларында 480 метр озынлыктагы яңалыклар юлы урнаштырылачак. Йөгерек юл Исемсез манарадан Спас манарасына кадәр сузылачак. Проект кысаларында куелган яңа рекорд «Россия рекордлары китабы»нда рәсми рәвештә теркәләчәк, дип көтелә.
Йөгерек юл форум барышы, эшлекле программаның төп вакыйгалары, экспертларның фикерләре һәм мәйданчыкның яңалыклары турында актуаль мәгълүматны трансляцияләячәк.
Моннан тыш, проект кысаларында беренче тапкыр Кол Шәриф мәчете диварларында видеомэппинг урнаштырылачак. Проекция ярдәмендә күрсәтеләчәк шоуда республиканың милли мәдәнияте һәм тарихи мирасы белән илһамланып иҗат ителгән визуаль образлар тәкъдим ителәчәк.