Дмитрий Песков: 9 Май парадында Путинның мөһим чыгышы көтелә
Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Россия лидеры Владимир Путинның Җиңү парадындагы чыгышы традицион рәвештә бик мөһим әһәмияткә ия булачак. Бу хакта «Вести» хәбәр итә.
«Парадта, һәрвакыттагыча, Президентның бик мөһим чыгышы көтелә», – диде Кремль вәкиле.