Екатеринбургта татар ризыклары әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар
Екатеринбург татарлары татар камыр ризыкларына багышланган мастер-класска җыелдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класста катнашучылар өчпочмак һәм бәлеш әзерләде.
Аннары мастер-класста катнашучылар белән бергә дегустация оештырдылар. Оештыручылар мондый мастер-класслар дәвам итәчәк, дип вәгъдә итә.