Омск шәһәрендә «Тукай һәркемнең йөрәгендә» шигаре астында әдәби кичә булды
26 апрельдә Омск шәһәренең «ИБИР» татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегендә шагыйрьгә багышланган «Тукай һәркемнең йөрәгендә» шигаре астында әдәби кичә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә барышына «Ак калфак» клубы ханымнары Тукайның төрле шигырьләрен укыды, кечкенә миниатюраны сәхнәләштерде. Шагыйрьнең шигъри юлларына салынган җырлар да җырланды.
«Бик җитди башланган кичәбез бәйрәм төсен ала алды, һәркем Тукай турында белгәннәре белән уртаклашырга тырышты. Гомумән, бу очрашу да бик әһәмиятле булды, очрашып-аралашырга мөмкинлек бирде. Бәйрәмдә катнашкан Иртыш татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче «Умырзая» халык ансамбле артистларына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез», диелә хәбәрдә.