Ташкент шәһәрендә музыкаль-әдәби кичә үтте
26 апрель көнне Ташкент шәһәрендә Милләтара мөнәсәбәтләр комитетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узды. Бу хакта Бцтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев, комитет вәкилләре, Татар мәдәни үзәге, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты.
Ташкентта беренче тапкыр Райхан Фахаргалиева җитәкчелегендәге «Ак марҗан» курчак театрының «Шүрәле» спектакле тәкъдим ителде. Тамаша Шүрәле һәм балаларның чыгышы белән дәвам итте.
Кичәдә Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни хезмәткәрләре Элина Марданова һәм Данис Хисматуллин төшергән яңа документаль фильм күрсәтелде. Тукайның тормыш юлы турында тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Шигабдинов чыгыш ясады. «Булгар» ансамбле балалары «Җир йокысы» һәм «Бәйрәм бүген» җырларын башкарды, Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыды. Шагыйрә Флюза ханым Заманова-Мавликаева Тукайга багышланган әсәрен тәкъдим итте һәм аның шигырьләрен укыды.
Кичә ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.