Эльмира Зарипова «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды. Шул рәвешле, праймеризда җиңгән очракта ул «Бердәм Россия»нең төбәк бүлегеннән IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасындагы урынга дәгъва итә алачак.
«Төрле категориядәге халыкны социаль яклау мәсьәләләре республикабыздагы һәр кешене борчый. Бүген бу төп темаларның берсе. Игътибар үзәгендә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Бу өлкәдәге тәҗрибәм файдалы һәм кирәкле булачак, дип ышанам», – дип белдерде Эльмира Зарипова «Татар-информ» белән әңгәмәдә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы фикеренчә, «Бердәм Россия» ең алдан тавыш бирү технологиясе кандидатларга карата халыкның симпатиясен белдерү ысулына әверелде. Ул праймериз РФ Дәүләт Думасында партияне тәкъдим итәчәк кешеләрне дөрес билгеләргә мөмкинлек бирә дип ышана.