Рөстәм Миңнеханов: Тукай - татарлар өчен генә түгел, төрки халыклар өчен дә үрнәк
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара торган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу белән тәбрикләде.
Ул кичә Арча районының Кырлай авылында матур чаралар узганын искәртте. «Тукай-Кырлай матурайды, музей яңарды. Әңгәмәләр кордык, планнар билгеләдек. Тукайның 150 еллыгын Россия күләмендә уздыру планы бар. Хуплыйсызмы?» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.
Зал алкышлап җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Указы чыгарга тиешлеген әйтте. Татарстан Рәисе Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек эшләре якын арада башланачагын әйтте.
«Тукай - татарлар өчен генә түгел, төрки халыклар өчен дә үрнәк. Тукай премиясенә чит илләрне дә катнаштыру планы бар. Аерым булырмы, карарбыз, уйларбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантана «Туган тел» гимны белән ачылды. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде.