Питрәч районында Луиза Янсуар белән иҗади очрашу узган
Питрәч районының Янсуар авылында Луиза Янсуарның «Сөт» китабы басылып чыгу уңаеннан, «Мин бәхетне яланаяк күрәм...» дигән бик матур очрашу узды. Ул Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан Татар Казысы авылы китапханәчесе Фәния Бәдретдинова белән берлектә оештырылган. Очрашуда, шулай ук, районның төрле авылларыннан килгән китапханәчеләр дә катнашкан. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
«Берьюлы өч авыл – Янсуар, Кибәч һәм Кәвәл кызы булу – зур бәхет тә, җаваплылык та, горурлык та! Аларның: «Луиза безнеке дә ул!», – дип торуларына ни җитә?! Моны дөньяның бернинди алтыннарына сатып алып та булмый, махсус әйттереп тә, – ди Луиза. – Үзеңнең туган-үскән авылларың, сине тәрбияләгән туфрагың зурлыгыннан да олырак берни юк. Нәкъ менә шул туфрак аша син бөтен Җир шарының тамырларына, җепселләренә тоташасың, кая гына барсаң да, нинди генә кыйтгаларны иңләсәң дә, үзеңне туган төбәгең һәм бөтен дөнья кешесе итеп тоясың».
Очрашуны Янсуар авылының фольклор ансамбле коллективы ачып җибәрде. Луизаның авылдашлары, тутасы Лидия Федотова, концерт номерлары белән балалар – Данияр Елгушов, Алина Яковлева, Камилә һәм Зәмирә Кәлимуллиннар, Татар Казысыннан «Мирас» халык театры режиссёры Вәсимә Вәлиева, ирле-хатынлы Фәния һәм Нуретдин Бәдретдиновлар катнашты. Җырлар да җырлаштылар, истәлекләр белән дә уртаклаштылар, шигырьләр дә укыдылар, сораулар биреп тә гәпләштеләр. «Минем чәчем җиде толым» романына кергән вакыйгалар турында сөйләшеп, Янсуарның үткәндәге бай тарихы сәхифәләренә дә сәяхәт ясадылар.
«Менә хәзер мин кайтып басып торган мәктәпне әтием Николай Шаров артыннан йөреп төзетеп чыкты. Әнием аның һәрьяклап терәге булды. Мин монда һәр кирпечнең ничек салынганын беләм. Югарыдан җитәкчелек килеп, ленталар кисеп, мәктәпне ачар алдыннан әти өйдәге лампочкаларга кадәр борып алып шушында ташып бетергән иде. Ул чакта без аны атналар, айлар буе өйдә күрмәдек, ул төзелештә яшәде диярлек... Аннары, инде эшләп киткәч, әти белән әни гомерләренең бер 70 процентын мәктәптә уздырганнардыр, өйгә без кунарга гына кайткан чаклар да була иде... Шуңа бу бина миңа яшәгән өйдән дә өемрәк кебек», – дип, елмаеп, истәлекләре белән уртаклашты Луиза.
Ул, шулай ук, зур рәхмәт хисләре белән мәктәп укытучыларын – класс җитәкчесе һәм рус теле белән әдәбият укытучысы Хаҗәр апасын (Дадукова), тарих укытучысы һәм авыл музеена нигез салган Нина Чукурованы, мәктәптә драма түгәрәге оештырып, спектакльләр куйган һәм «Нардуган» фольклор ансамбле булдырган, татар теле, әдәбияты укыткан әнисе Нина Шарованы, физкультура укытучысы Пётр Чукуровны, биология укытучысы, әти-әнисенең класс җитәкчеләре булган Вера Шурликованы һәм башкаларны да искә алып сөйләде…
Луиза Янсуар белән очрашуны йомгаклап, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов авылның күренекле кешеләре белән горурлануларын әйтте.
«Авылдан чыккан күренекле кешеләрнең туган төбәге белән аралары өзелмәсә, бу – безнең өчен дә зур горурлык, бәхет. Без бит бер-беребезгә таянып торабыз, алга таба да шулай бер йодрык булып яши алсак иде», – диде.