Апаста мәдәният хезмәткәрләре гуманитар ярдәм чараларына кушылды
Апас районының мәдәният хезмәткәрләре «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» проекты кысаларында, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләгән. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Районның музей хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр кирәк-яраклар җыеп, аны гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырган
«Без озак саклана торган азык-төлекләр, киемнәр алдык. Коллективыбыз кечкенә генә булса да, ярдәм итүне бурычыбыз дип санадык», - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.
Китапханәчеләр һәрдаим ярдәм чараларына кушыла. Алар сакланучы беләзекләр дә үрәләр.
«Бу юлы көнкүреш кирәк-яраклары, генератор, пычкы, көрәкләр алдык. Барысы да егетләр ихтыяҗын күздә тотып тупланды», - ди китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.