Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты уза
Бүген Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча 55нче Россия чемпионаты уза. Юбилей турниры илнең иң көчле батырларын бергә җыйды. Ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы көч сынаша.
Татарстан республикасы данын әлеге бәйгедә 10 спортчы яклый:
- 60 кг үлчәү авырлыгы – Илфат Миңнегалиев
- 65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов
- 70 кг үлчәү авырлыгы – Илдус Камалов
- 75 кг үлчәү авырлыгы – Рафаэль Бильданов
- 80 кг үлчәү авырлыгы – Илназ Рамазанов
- 85 кг үлчәү авырлыгы – Булат Москов
- 90 кг үлчәү авырлыгы – Ренас Кәлимуллин
- 100 кг үлчәү авырлыгы – Булат Мусин
- 130 кг үлчәү авырлыгы – Радик Сәлахов
- 130+ кг үлчәү авырлыгы – Муса Галләмов
Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2026 елның июнь аенда Татарстанда узачак Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
Юбилей турниры кысаларында Россиянең иң титуллы чемпионнарын хөрмәтләү тантанасы каралган. Алар арасында Татарстан көрәшчеләре дә бар. Исемлеккә 10 тапкыр Россия чемпионы Раил Нургалиев, 9 тапкыр Россия чемпионы Сергей Павлик һәм 8 тапкыр Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин кергән.