Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Милләт яшәешендәге мөһим вакыйга: Татар шигърияте антологиясенең I томын тәкъдим иттеләр

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Татар шигърияте антологиясенең беренче томын тәкъдим иттеләр. Китап өч томда татар телендә һәм бер томда рус телендә дөнья күрәчәк. Проект Татарстан Язучылар берлеге һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан тормышка ашырылган. Проектның җитәкчесе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, антологияне төзүче – филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина.

Антологиянең беренче бүлеге гомумтөрки дәвердән алып, XX гасыр башы – 1917 елгы кадәрге вакытны үз эченә алган. Биредә 50 шагыйрьнең иҗаты тәкъдим ителгән. Әсәрләр шагыйрьләрнең туу вакыты белән бәйле тәкъдим ителә. Антологиянең икенче томы инде басылган, өченче томы да якын арада тәкъдим ителәчәк. Рус телендәге басма ел дәвамында дөнья күрәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Өч томны янәшә куеп укыган кешеләр татар шигъриятенә бөтенләй үзгә караш булдырырлар»

«Антологиядә татар поэзиясенә кагылышлы булган, татар поэзиясен тудырган иң олы шагыйрьләр, иң олы лирикларның әсәрләре урын алган. Монда соңгы елларда гына халкыбыз мәдәниятенә кайткан аерым авторлар да бар. Мәсәлән, Дауд Саксининың китабы табылып, басылып чыкканнан соң, китапта аның шигырьләре дә урын алды. Тәрҗемә рәвешендә булса да Шиһабетдин Мәрҗаниның шигырьләрен урнаштыруны дөрес дип таптык, Гали Рәхимнең гаять матур XX йөз башына караган шигырьләре кертелде», – дип таныштырды китап белән әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.

Аның сүзләренчә, китапның Габдулла Тукай белән бәйле көннәрдә тәкъдим ителүе дә үзенчәлекле, символик мәгънәгә ия.

«Антологиядә Габдулла Тукай иҗаты бик бай рәвештә һәм яратып тәкъдим ителә. Моңа кадәр дөнья күргән ике антологиядә дә Тукай иҗаты иң югары урынны алып тора иде. Биредә дә Тукайның лирик иҗаты да, романтик шигырьләре дә, аның сатирасы да урын алган. Гомумән, бу томнарда татар шигърияте, андагы традицияләр, мотивлар, стильләр кабатлануы бик ачык күренеп тора. Өч томны янәшә куеп укыган кешеләр татар шигъриятенә бөтенләй үзгә караш булдырырлар», – дип искәртте галимә.

Дания Заһидуллина әлеге антология татар шигърияте тарихында өченче басма булуын искәртеп узды. Моңа кадәр төрле елларда бер томлык һәм ике томлык антологияләр дөнья күргән булган.

«Антология ул иң күренекле, гүзәл шигырьләрне җыеп тәкъдим итүне таләп итә. Бездә беренче антология 1956 елда төзелә, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзи. 1992 елда ике томлык татар шигърияте антологиясе тәкъдим ителә, аның төзүчесе Гәрәй Рәхим була. Дәвамчанлык булсын дип, әлеге антологияләрнең табышлары һәм безгә кадәр эшләнгән хезмәтләр исәпкә алынды. Аерым шагыйрьләрнең әлеге антологияләргә кергән шигырьләрен өченче антологиядә дә куллану мөмкин дип табылды. Шулай ук, китапта моңа кадәр билгеле, ләкин аерым бер моментларда хаталы булган текстларга бик күп төзәтүләр кертелде», – дип сөйләде ул.

Галимә сүзләренчә, әлеге төзәтүләр ачыкланган яңалыклар белән бәйле.

«Фән бер урында гына тормый, XXI гасырның һәр көне безгә яңалыклар, яңа табышлар, үзгәрешләр алып килә. Әлеге антология татар шигъриятенең бай, бик тә үзенчәлекле, элитар шагыйрьләре күп булган иҗат берлеге икәнлеген тагын бер кат дәлилли. Безнең иҗат, шигърият шул кадәр бай, шул кадәр көчле, антологиядә аны бергә җыйгач, аның чикләре, стилистик табышлары, мотивлары шул кадәр матур булып күренә, без инде үзебез дә әлеге шигъриятебезгә яңача – «ах» дигән ымлык белән карыйбыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Китаптагы махсус QR-кодлар буенча кереп, шигырьләрне тыңлап була»

Шагыйрә Илсөяр Иксанова китапның төп үзенчәлекләренең берсе – махсус QR-кодларда булуын искәртеп узды. Әлеге кодлар китап битләренә урнаштырылган, алар буенча тәкъдим ителгән шигырьләрне татар театры артистлары башкаруында тыңлап була.

«Әлеге китапларның бик зур үзенчәлеге бар. Аларның өч томында да махсус QR-кодлар урнаштырылды. Безнең белән әлеге QR-кодларны «Китап» радиосы әзерләде. Әлеге кодлар буенча кереп, шигырьләрне тыңлап була. Аларны радио белән берлектә, танылган татар артистлары укыды. Укучылар анда махсус киемнәрдә, алар тулаем шушы чорны күрсәтергә тырышты», – диде ул.

Шагыйрә китап тышлыгының үзенчәлегенә дә игътибар итте. Тышлыкның авторы – рәссам Алсу Тимергалина.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Шигърият антологиясе кебек фундаменталь хезмәтләр бик сирәк дөнья күрә»

Татарстанның халык язучысы, ТР Язучылар берлеге каршындагы «Язучы» нәшриятының баш мөхәррире Газинур Морат үз чыгышында әлеге китапны булдырырга ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Бу чыннан да тарихи чара. Чөнки шигърият антологиясе кебек фундаменталь, академик хезмәтләр бик сирәк дөнья күрә. Әлеге антологиянең туу тарихы бик үзенчәлекле, 2023 елда безнең бер төркем татар зыялыларыбыз Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Шунда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла турыдан-туры шушы китапны чыгару турында сорады. Татарстан Рәисе әлеге тәкъдимне хуплады һәм шунда ук фатыйхасын бирде, моның өчен без җитәкчелеккә бик рәхмәтле. Шулай ук әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина җитәкчелегендәге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре командасына зур рәхмәт. Алар тиз арада, бик сыйфатлы итеп әлеге хезмәтне башкарып чыктылар. Антология безнең милләтебезнең нинди тирән тамырлы, бай икәнен бик ачык күрсәтә. Тукай кебек даһилар дөньяга килсен өчен, Кол Галидән башланган шундый зур әдәбият юлы булырга тиеш, безнең бөекләребез шушы юллар белән килгән», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу безнең горурлыгыбызны күрсәтә торган рухи атрибут»

Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров яңа басылып чыккан антологияне милләт яшәешендәге мөһим вакыйга дип атады. Аның фикеренчә, мондый күләмле хезмәт татар халкының югары үсеш дәрәҗәсен һәм бай тарихын раслый.

«Милләт булып формалашкан халыкларның рәсми һәм рухи атрибутлары була. Халык формалаша – аның үзенең конституциясе барлыкка килә, аннары ул үзенең байрагын раслый, гимнын кабул итә. Рухи атрибутлар да бар, зур халыкларның Фәннәр академияләре була, Аллаһка шөкер, безнең дә барлык мондый мөмкинлекләребез бар. Әлеге антология шундыйларның берсе. Мондый китапны теләсә нинди милләт чыгара алмый. Бу безнең горурлыгыбызны күрсәтә торган рухи атрибут. Әдәбият галимнәренә рәхмәт, безнең борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыбыз даими рәвештә өйрәнелә, диссертацияләр яклана, монографияләр язылып тора. Аерым язучылар турында кызыклы-кызыклы мәгълүматлар табыла. Моңарчы билгеле булмаган фактлар билгеле була, әлеге китап та шуның белән кадерле», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net