Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Казан Дәүләт автоинспекциясе: Электросамокат йөртүчеләр нинди кагыйдәләр белергә тиеш?

Быел Казан Дәүләт автоинспекциясенә питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә зарланучылар ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать иткән. Ә сезон исә әле башланып кына килә. Шәһәр юлларында аварияләр саны кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны өч тапкырга диярлек арткан. Казан Дәүләт автоинспекциясендә автомобильдә, электросамокатта яки башка шәхси мобильлек чарасында юлга чыкканда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр.

«Электросамокатлар һәм велосипедлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре сезоны ачылды»

Казан юлларында аварияләрдә һәлак булучылар саны арткан: былтыр ел башыннан 15 апрельгә кадәр юл һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән булса, быел өч ай ярым дәвамында инде 11 кеше һәлак булган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, аварияләр саны кими, ә һәлак булучылар саныү, киресенчә, арта бара.

Кар эреп бетте, электросамокатлар һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды. Казан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: юл хаталарны кичерми. Шулай ук казанлыларга шәхси мобильлек чаралары катнашындагы юл һәлакәтләренең гадәттә нәрсә аркасында килеп чыгуын искәрттеләр.

«Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә тыелган урыннарда калдырып киткән электросамокатлар җәяүлеләргә һәм транспортка комачаулый. Тар тротуарларда мондый транспорт төрләре җәяүлеләр, бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч тудыра. Телефон һәм колакчыннар транспорт белән идарә итүченең игътибарын һәм реакциясен киметә. Моннан тыш, шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына юл аша кичүләрдә һәм кешеләр күп җыелган урыннарда җәяүлеләргә юл бирми», – дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.

Михаил Савин: «Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә»

Фото: © Дмитрий Шатров, «Татар-информ»

Күптән түгел «Татар-информ» электровелосипедта курьер булып эшләгән чит ил гражданы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында язды.

«Әмәт магистрале буйлап хәрәкәт итүче VOYAH FREE автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм бер полосадан икенчесенә күчкәндә транспорт чарасына юл бирмәгән 21 яшьлек курьерны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.

Хәзерге вакытта курьер реанимациядә, аның хәле авыр дип бәяләнә.

Михаил Савин юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларын юлларда игътибарлы булырга һәм фаҗигаләр китереп чыгармау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Күптән түгел Казанда кроссовер йөртүче хатын-кыз мотоциклчыны бәрдерде.

«Mazda CX-5 автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз Зорге урамы ягыннан Җиңү проспекты буйлап хәрәкәт иткәндә кагыйдә бозган һәм уңга борылыр алдыннан иң кырыйдагы полосага чыкмаган. Шул мизгелдә ул зур тизлектә баручы мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл Land Cruiser автомобиленә барып бәрелгән. Мотоциклчыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.

Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, узган тәүлектә 385 транспорт йөртүче һәм 86 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларның 40ы иминлек каешын эләктермәгән, 32се җәяүлеләргә юл бирмәгән, җидесе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.

Алты кеше автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

«Тавышланучы питбайкчылар турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итәргә мөмкин»

Михаил Савин 9 апрельдә Серов урамында булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосын күрсәтте: ир-ат электровелосипедта каршы як полосадан барган һәм җәяүле хатын-кызны бәрдергән.

«Җәяүле йөгереп чыга, электровелосипед йөртүчесе аны бәрдерә, ә светофорда бу вакытта яшел ут яна. Нәтиҗәдә җәяүле хатын-кызның аягы сына. Электровелосипед йөртүчесе аның өчен кызыл ут янганын күрә, әмма туктап тормый. Аның өчен кызыл ут янганда туктап тормыйча гына китеп бару – нормаль хәл. Шәхси мобильлек чарасы белән идарә итүче, аягы сынган җәяүлене калдырып, юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп бара», – дип сөйләде Михаил Савин.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, мондый очраклар еш булып тора. Ведомство шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләргә мәҗбүри кагыйдәләр турында искәртте:

  • Шәхси мобильлек чаралары белән идарә итүчеләр җәяүлеләргә юл бирергә тиеш (бигрәк тә тар тротуарларда һәм кешеләр күп җыелган урыннарда). Казанда җәяүлеләр һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен куркынычны киметү өчен тарихи урыннарда һәм җәяүлеләр зоналарында шәхси мобильлек чараларында йөрү чикләнгән.
  • Шәхси мобильлек чаралары белән идарә итүчеләр парковка кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Узган елда тиеш булмаган урыннарда калдырып кителгән йөзләгән самокатны эвакуацияләгәннәр. Мондый транспорт чараларын махсус юл тамгалары белән билгеләнгән зоналарда гына куеп калдырырга рөхсәт ителә.
  • Саклагыч экипировка куллану мәҗбүри. Шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүчеләргә шлем кияргә һәм яктылыкны кайтаручы элементлар кулланырга киңәш ителә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Пассажирлар, бигрәк тә балалар утыртып йөрү һәм зур үлчәмле йөкләр ташу катгый рәвештә тыела.
  • Тизлек чикләүләре турында истә тотарга кирәк. Казанның берничә зонасында шәхси мобильлек чараларының тизлеге сәгатенә 10–15 чакрымга кадәр чикләнгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы мотоцикл һәм питбайкта йөрүче үсмерләр турында аерым искәртте.

Быел казанлылар тавышланучы питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә ике тапкыр ешрак зарланган

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Мотоциклда йөрүче үсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми, тавышлана һәм хәрәкәтнең башка катнашучыларына комачаулый. Узган елда безгә бу хакта 15 хәбәр килде, быел исә шул ук чорда инде 43 очрак теркәлде», – дип аңлатты Михаил Савин.

Тавышланучы питбайкчылар турында Дәүләт автоинспекциясенә infogaikazan@yandex.ru электрон почтасы аша яки (843) 533-38-20 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьтә тәртип бозу очрагы ачыкланган вакытны, урынны, адресны, питбайкның төсен, мөмкин булса моделен һәм питбайкчы үсмерләр ничә кеше булуын хәбәр итәргә кирәк.

Дмитрий Шатров, «Татар-информ»

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net