Казандагы 98нче мәктәп тәрәзәсеннән башлангыч сыйныф укучысы егылып төшкән
Казандагы 98нче мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшкән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, малай IV сыйныфта укый, ул өченче каттан егылган.
Бала исән калган, аны хастаханәгә озатканнар. Ашыгыч ярдәм бригадасы малайны Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә китергән.
«Хәзерге вакытта баланың хәле авыр дип бәяләнә. Ул кабул итү-диагностика бүлеге шартларында тулы тикшеренү уза. Бала үз аңында», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсендә.
Әлеге хәлнең бөтен нечкәлекләре ачыклана.