Нурбикә Нәҗипова: Босфор буенда уйнап үссәм дә, күңелем белән Кырлай урамнарында йөрдем
Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Нурбикә Нәҗипова Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе булды.
Бүген тантанада бүләкләнгәч, ул җавап сүзе белән чыгыш ясады.
«Төркиянең Истанбул шәһәреннән кайнар сәламнәр белән килдем. Босфор буенда уйнап үссәм дә, күңелем белән Кырлай урамнарында уйнап йөрдем. Әлеге татар олимпиадасында безнең гаилә даими катнаша. Абыем узган елларда катнашты, быел миңа насыйп булды. Татар теленнән мондый олимпиада уздырылуы бик мөһим. Ул безне бергә булырга өнди, безне илһамландыра. Барыгызга да бик зур рәхмәт!» – диде Нурбикә Нәҗипова.