«Татнетны үстерү фонды» Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап флешмоб оештыра
«Татнетны үстерү фонды» Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап флешмоб уздыра: бөек шагыйребез белән бер үк көнне туган кешеләрне барлауга керешкәннәр.
«Әлеге флешмобта катнашырга теләүчеләр оешманың социаль челтәрдәге төркеменә куелган язма астында үзе турында кыскача мәгълүмат урнаштыра. 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел бәйрәмен билгеләп үткән көнне, шагыйрьнең һәйкәле янында истәлеккә фотога төшү планлаштырыла», – дип хәбәр итә «Татнетны үстерү фонды».