Чувашиядә «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе игълан ителде
Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе Комсомол һәм Батыр муниципаль округлары администрацияләре белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар конкурсы игълан итә. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе телеграм-каналында хәбәр итте.
Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла.
Конкурста түбәндәге яшь төркемнәрендә балалар бакчасына йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар катнаша ала:
- 1нче төркем: балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр;
- 2нче төркем: 1-4 сыйныф укучылары;
- 3нче төркем: 5-7 сыйныф укучылары;
- 4нче төркем: 8-11 сыйныф укучылары.
Бәйгедә катнашу шартлары:
- катнашучылар Г.Тукайның татар телендә иҗат ителгән шигырен сәнгатьле итеп укырга тиеш;
- әсәрнең темасына туры килерлек атрибутлар, музыкаль бизәлеш һәм башка чаралар кулланырга мөмкин.
Конкурс өч этаптан торачак:
- Беренче этап – 2026 елның 7 апреленнән 20 апреленә кадәр гомуми белем бирү учреждениеләрендә үткәрү, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның эшләрен республикакүләм конкурска җибәрү;
- Икенче этап – 2026 елның 21-22 апрелендә республикакүләм конкурска килгән видеоларны финалга сайлап алу;
- Өченче этап – 2026 елның 23 апрелендә Урмай авылы мәдәният йортында финал уздыру, җиңүчеләрне билгеләү, нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү.