Казанның дары заводында җимерекләр астыннан ир-ат мәетен тапканнар
Казанның дары заводында җимерекләр астыннан ир-ат мәетен чыгарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шулай ук ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр. Авыр җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатылган хатын-кызның хәле тотрыклыланган. Икенче зыян күрүче, ир-ат, 7нче Дәүләт клиник хастаханәсендә дәвалана. Аның хәле уртача дип бәяләнә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, кичә Казан дары заводында янгын чыкты. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул техноген характерга ия, ә көчле тавыш басымны киметү системасы эшли башлау нәтиҗәсендә чыккан.