Тукай әдәби музеенда «Изге лирада җан: Александр Пушкин – Габдулла Тукай» лекциясе узачак
Казанның Габдулла Тукай әдәби музее базасында 13-15 апрельдә «Тукай укулары» фәнни конференциясе уза. Конференция Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә, әдәбият, мәдәният һәм милли мирас мәсьәләләренә багышланган. Укулар кысаларында Тукайга багышланган лекцияләр сериясе оештырылган. Чираттагы лекция бүген, 14 апрельдә, көтелә. Бу хакта Татарстан милли музее хәбәр итә.
Лекция 16:00 сәгатьтә башлана. Темасы – «Изге лирада җан: Александр Пушкин – Габдулла Тукай». Лекторы – филология фәннәре кандидаты, Россия музейлар берлегенең Әдәби музейлар ассоциациясе секретаре, В.И.Даль исемендәге Россия әдәбияты тарихы дәүләт музее (Мәскәү) секретаре Юлия Матвеева.
Чара тикшеренүчеләрне, укытучыларны һәм студентларны берләштерәчәк.
Керү ирекле.