Казанлыларны Музейлар комплексы җыелмаларыннан «Ислам сәнгате» күргәзмәсенә чакыралар
17 апрельдә Казан Ратушасында «Ислам сәнгате» күргәзмәсе ачылачак. Шәһәрлеләргә Музейлар комплексы җыелмасыннан ике йөздән артык экспонат тәкъдим итәчәкләр. Һәр табыш мөселман мәдәниятен, татар халкының тарихын һәм тормышын чагылдыра. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә кунаклары Татарстан Республикасында ислам диненең гасырларча җыелган тарихын археологик табышлар, китаплар, язмалар, борынгы гамәли сәнгать һәйкәлләре, заманча рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре аша беләчәк.
Күргәзмә 17 апрельдә 15:00 сәгатьтә ачылачак һәм 2026 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.