Ижевскиның 97нче мәктәбе укучылары «Яшь полиглот-2026» олимпиадасында катнашты
Ижевскидагы 97нче мәктәпнең татар этномәдәни компонентлы башлангыч класслар укучылары X «Яшь полиглот-2026» олимпиадасында катнашты. Бу хакта «Яңарыш» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Олимпиаданы Удмурт дәүләт университеты оештыра, анда мәктәп балалары рус, удмурт, татар, инглиз һәм башка телләр буенча грамматик биремнәр үтәп, белемнәрен сыный.
97нче мәктәп укучылары ел саен югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, 90нан артык балл җыючылар да була.
Нәтиҗәләр апрель аенда билгеле булыр дип көтелә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы май аенда узачак.