Чаллыдан финанс пирамидасын оештыручы Сергей Санниковны Дубайдан Россиягә кайтардылар
Life is Good инвестицион проекты топ-лидеры Сергей Санниковны Дубайдан Россиягә кайтардылар. Ул финанс пирамидасын оештыруда гаепләнә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең компетентлы органнары хезмәткәрләре Санниковны Дубай аэропортында Россия хокук саклау органнарына тапшырган. Халыкара эзләүдә булган ир-ат Әмирлекләрдә кулга алынган.
Сергей Санников Чаллыда туган. 2009 елда Казан федераль университетының Чаллы филиалын тәмамлаган.
Тикшерү мәгълүматлары нигезендә, Санников һәм аның җинаятьтәшләре 2014 елда Life is Good бренды белән исемләнгән компанияләр челтәрен булдырган. Компанияләр Россиянең тугыз төбәгендә эшләгән.
Гражданнарга кооперативка кушылырга тәкъдим иткәннәр, торак сатып алу яки капитал кертеп зур акчалар эшләү мөмкинлеге вәгъдә иткәннәр. Тикшерү фикеренчә, чынлыкта инвестицияләр үткәрелмәгән, ә түләүләр яңа катнашучылар җәлеп итү хисабына башкарылган, ягъни схемага финанс пирамидасы билгеләре хас булган. РФ Генераль прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә, финанс пирамидасында катнашучылар гражданнардан 2 млрд сумнан артык акча урлаган.
2023 елда мошенниклык, финанс пирамидасы төзү һәм җинаятьчел бергәлек оештыру турындагы маддәләр нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерү башланганнан соң Санников Россиядән киткән. 2024 елның февралендә аны халыкара эзләүгә игълан иткәннәр. Шул ук елның декабрендә ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кулга алынган.