Чаллыда Минзәлә трактындагы складта янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк
Чаллыда Минзәлә трактындагы складта чыккан янгынны сүндергәннәр.
«Янгын чыккан урынга су китерү өчен магистраль линиясе сузылды», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.
Зыян күрүчеләр юк, янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре ачыклаячак.