Түбән Кама аэропортында очышларга чикләүләр кертелде
Түбән Кама аэропортында очышларга чикләү керттеләр, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә.
«Чикләүләр очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
«Татар-информ» Казан аэропортында да бүген төнлә чикләүләр кертелүе турында язды, хәзерге вакытта алар инде гамәлдән чыгарылды.