Яшел Үзәндә склад түбәсе ишелгән урында эзләү эшләрен төгәлләделәр
Коткаручылар Яшел Үзәндәге «Магнит» складының түбәсе ишелгән урында эзләү эшләрен төгәлләделәр. «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерекләр астында кешеләр юк.
«Яшел Үзәндәге җимерелү урынындагы эшләр 18.20 сәгатькә кадәр дәвам итте. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре кар массасы һәм төзелеш конструкцияләре өемнәрен сүтте, өч берәмлек инженер техникасы (төягечләр) җәлеп ителде. Эзләү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Җимерекләр астында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар табылмады», - дип билгеләделәр ведомствода.
Яшел Үзәндә булган хәл турында хәбәр бүген сәгать унберенчедә килде. Ачыкланганча, гадәттән тыш хәл склад түбәсендә күп күләмдә кар җыелу аркасында килеп чыккан.