Мәскәүдә 21 нче «Рамадан чатыры» ачылды
Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлану белән Россия башкаласында 21 нче «Рамазан чатыры» ачылды, ул 19 мартка кадәр эшләячәк. Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршындагы мәйданчыкта бер ай эчендә 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.
Бу юлы вакыйгаларның мәдәни-агарту программасы РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелгән һәм «киләчәкнең мәдәни коды» шигаре астында узачак.
«Проектның темасы киләчәк буыннар образын тудырып, Россия һәм дөнья халыкларының мәдәни мирас җепләрен берләштерергә тиеш. Хәзерге заман образлары һәм символлары аша без буыннан–буынга тапшырыла торган һәм һәрберебезнең йөрәгендә яшәвен дәвам итә торган кыйммәтләр турында сөйлибез», - дип аңлаттылар идея авторлары.
Оештыручылар чарага якынча ун дәүләт, шул исәптән Катар, Согуд Гарәбстаны, Әфганстан һәм БДБ илләре, шулай ук Россия төбәкләре делегацияләре кушылыр дип өметләнәләр. Чарага Россия Федерациясенең барлык традицион диннәре вәкилләре, Президент Администрациясе, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы вәкилләре, төрле дәүләтләрдән мәртәбәле кунаклар, танылган галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, бизнесменнар һәм спортчылар чакырылган.