Татарстанда Рамазан ае башланды
Татарстан Республикасында бүген кояш баегач мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Бүген республика мөселманнары беренче таравих намазын укыячак, ә иртәгә беренче ураза көне булачак.
Быел Рамазан ае 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Дин тотучылар 29 көн ураза тотачак. Ураза вакытында тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелырга кушыла. Ураза бәйрәме Татарстанда 20 мартта билгеләп үтеләчәк.