Альмир Абашев: РКБда дәвалауда яңалык кертү алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсендә татарстанлыларның сәламәтлеген саклауда яңалык кертү рухы алга таба да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
Бу хакта ул журналистларга хастаханәнең 2025 ел нәтиҗәләре буенча медсовет утырышы алдыннан әйтте.
«РКБ – республиканың алдынгы медицина үзәкләренең берсе. Без һәрвакыт РКБ тәҗрибәсенә һәм медицина юнәлешендәге уку йортлары белемнәренә таянабыз», – диде министр. Хәзерге вакытта хастаханә табиблары КДМУ һәм Казан федераль университетының медицина-биология факультеты мөгаллимнәре белән берлектә эш итә.
«Бүген РКБ халыкның гомерен саклап калу, дәвалау буенча зур эш башкара. Галимнәр белән бергә гамәлгә ашырыла торган фәнни потенциал бүгенге күргәзмәдә ачык чагыла. Медицина-генетика өлкәсендә эзләнүләр бара, травматологиядә, ортопедиядә яңа материаллар кулланылуын, йөрәк-кан тамырлары патологияләрендә импортны алмаштыру юнәлешендә технологияләр эшкә җигелүен күрдек. РКБның бу мәсьәләдә уңай динамикасы күренә», – дип ассызыклады Альмир Абашев.