Операторлар Федераль иминлек хезмәте таләбе буенча элемтәне өзәргә мәҗбүр булачак
Дәүләт Думасы пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта РФ Хөкүмәте билгеләгән очракларда Федераль иминлек хезмәте таләбе буенча элемтәне өзү бурычын беркетүче закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС яза.
Төзәтмәләр «Элемтә турында»гы законга кертелә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, элемтә Федераль иминлек хезмәте таләбе буенча өзелгән очракта операторлар челтәр эшендәге өзеклекләр өчен җаваплы булмаячак. Шулай ук закон операторларны билгеле бер ситуацияләрдә элемтәне өзү таләбен үтәргә мәҗбүр итә. Әлеге очракларның исемлеген Хөкүмәт өстәмә рәвештә билгеләячәк.
Законны РФ Президенты имзалаган очракта, ул 10 көннән үз көченә керәчәк.