Белоруссия һәм Татарстан агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне киңәйтә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Белоруссия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Сөйләшүләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов үткәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Белоруссия делегациясен Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Алексей Кушнаренко җитәкләде. Делегация составына Минск өлкә башкарма комитеты, Жодино шәһәр башкарма комитеты вәкилләре һәм Белоруссиянең зур агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.
Очрашу барышында Ленар Гарипов республиканың экспорт мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм Татарстан агросәнәгать комплексының потенциалы турында сөйләде.
Алексей Кушнаренко, үз чиратында, Татарстанның интенсив авыл хуҗалыгы төбәкләре рәтенә керүен һәм Россиядә алдынгы урыннарны биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Минск өлкәсе шулай ук Беларусьта лидерларның берсе: биредә илдәге үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясенең дүрттән бер өлешеннән артыгы җитештерелә. Ул искәртеп үткәнчә, төбәк чималның сыйфаты һәм экологик яктан чиста булуы нәтиҗәсендә милли брендка әверелде.
Кушнаренко хәбәр иткәнчә, 2025 ел йомгаклары буенча өлкәдә эре мөгезле терлек саны – 900 мең, кош-корт - 17 миллион, ә үстерелгән терлек һәм кош-корт төп төрләре күләме 500 мең тоннадан артып киткән.
2025 ел йомгаклары буенча аграр өлкәдә яклар арасында товар әйләнеше чагыштырма күләмнәр күрсәткән: Белоруссиядән Татарстанга 48,8 миллион долларлык продукция озатылган, ә Татарстаннан Белоруссиягә экспорт күләме 50,2 миллион доллар тәшкил иткән. Бу шул исәптән «Экспорт» илкүләм проекты кысаларында да башкарылган.
Очрашуда катнашучылар алдагы хезмәттәшлек перспективалары, экспортны киңәйтү һәм үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгын механикалаштыруда мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алышты.