Татарстанда 138 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча торак алган
Татарстанда социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт эчендә 138 меңнән артык гаилә дәүләт торак фонды төзегән йортлардан ташламалы шартларда фатирлар сатып алган: еллык ставка 7 процент тәшкил итә, кичектереп түләү срогы – 28,5 елга кадәр, беренчел взнос 10 проценттан башлана, ә әзер торак бәясе базардагыдан сизелерлек түбәнрәк. Бу гаиләләрдә 65 меңнән артык бала туган.
Программага исәпкә куелганнан соң балалары туган яисә уллыкка алган гаиләләргә республика хөкүмәте һәр балага 200 мең сум күләмендә компенсация бирә. Бу акчаларны фатир сатып алганда беренчел взносны арттыруга йә инде сатып алынган торак буенча бурычның бер өлешен каплауга тотарга мөмкин.
Социаль ипотека программасы ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Россиянең башка төбәкләрендә мондый механизмнар юк. Программа «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуны хәл итәргә ярдәм итә.
Дәүләт торак фондының агымдагы елга инвестиция планы нигезендә, Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 3 123 фатирлы 108 йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта план үтәлеше 6 процент тәшкил итә.