Актаныш районында эшмәкәр махсус операция хәрбиенә машина бүләк иткән
Актаныш районында, алты авылны берләштергән Богады авыл җирлегендә халык махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларга актив ярдәм итә.
Авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова хәбәр иткәнчә, авыл халкы акча, җылы киемнәр җыя, ә хатын-кызлар, авыл клубларында җыелып, хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрү өчен өй токмачы кисә.
«Чишмә» компаниясе җитәкчесе Ринат Сәхабетдинов махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашы Илнар Нәбиуллинга зур ярдәм күрсәткән. Хәрби 27нче дивизия составында хезмәт итә. Эшмәкәр аңа «Шевроле-Нива» автомобилен бүләк иткән.
Илнар Нәбиуллин әлеге машинада хәрби бурычын үтәү өчен махсус операция зонасына киткән. Җирлек халкы егет хезмәт урынына исән-имин барып җитсен, дип теләп калган.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.