Төнлә Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә
Дүшәмбе, 14 июль көнне, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән, әмма Казанда түгел, яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Төбәк буенча төнлә һава температурасы 8 дән 13 градуска кадәр җылы булачак (көнбатышта – +18 градуска кадәр).